Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Фән һәм техника дөньясы» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Биш бала катнашкан чара Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде.
Дәрес белгечнең Россия Федерациясендә 2021 ел Фән һәм технологияләр елы дип игълан ителүе, хәзерге тормыш фән үсешеннән башка мөмкин түгеллеге турында сөйләвеннән башланды. Яшь социаль хезмәт алучылар танылган рус галиме Иван Петрович Кулибин турында белделәр, ул уникаль кесә сәгатьләре уйлап тапкан. Кайбер уйлап табулар өстендә ул гомере буе эшләгән.
Балалар кызыклы уйлап табулар тарихы белән танышканнан соң, белгеч аларга тематик кроссворд тәкъдим итте. Барлык катнашучылар биремне бердәм үтәделәр.