Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшереп торуга зур игътибар бирелә. Медицина персоналы тәүлек буе яшәүчеләрнең сәламәтлеге торышын күзәтә, кирәк булганда кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.
Көнгә ике тапкыр учреждениедә температураны, кан басымын, шулай ук пульсны үлчәү үткәрелә. Бу чараларның барысы да яңа коронавирус йогышы белән бәйле катлаулы эпидемиологик вәзгыять шартларында аеруча актуаль.
Интернат-йортның терапевты яшәүчеләрне даими рәвештә кабул итә, беренчел карау уздыра, сәламәтлек торышын бәяли, тиешле дәвалау билгели.