Минзәләдә яңа туган балалардан баш тарту профилактикасы буенча программа тормышка ашыралар

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Республиканың Минзәлә муниципаль районында аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасы тормышка ашырыла.

22 гыйнварда халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина һәм гаилә белән эшләү буенча белгеч Наталия Кудряшова булачак әниләр белән кереш дәрес үткәрделәр. Чара Минзәлә үзәк район хастаханәсе базасында узды.

Белгечләр катнашучыларга «Исем тарихы» дигән танышу өчен күнегү тәкъдим иттеләр, эмоциональ халәткә һәм йөклелеккә мөнәсәбәткә беренчел диагностика үткәрделәр. Хатын-кызларга кыйммәтле киңәшләр бирелде, шулай ук һәр булачак әни «Мин йөкле! Бу бик яхшы!» дигән буклет алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International