Татарстан Республикасында балалары булган социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында беренче дәрес узды.
Дәрестә төркем 2021 елга план проекты турында фикер алышты. Булган җирне уңайлы һәм кызыклы юллар белән төзекләндерү идеяләре турында фикер алышынды, яңа идеяләр кертелде: участоктагы эшләр белән беррәттән бүлмә үсемлекләре белән эшне планга кертү.
Эшләрне башкарганда төрле ситуацияләр булырга мөмкин, шуңа күрә катнашучыларны яшел хуҗалыкта эшләр башкарганда куркынычсызлык техникасы буенча инструкция белән таныштырырга кирәк. Төркемнең игътибары дәресләр вакытында эш киеме һәм аяк киеме куллануга, инвентарь кулланып эшләгәндә саклык чараларына, авыр йөк күтәрүнең рөхсәт ителгән нормасына юнәлтелде. Нәтиҗәләр буенча куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен үтәү буенча белешмәлек булдыру турында карар кабул ителде.