«Салават күпере» үзәге социаль педагогы балалар белән сүзнең көче турында сөйләште

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаганнар белән «Сүз көче, я Яман сүз агуы» дигән уен дәресе үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.

Дәрес «Гадәти булмаган сәламләү» уеныннан башланды: балалар музыка астында бер-берсен төрле ысуллар белән сәламләделәр. Аннан соң алар «Минем тормышымда яман сүз» анкетасы сорауларына җавап бирделәр. Катнашучылар әдәпсез сүзләргә бай сөйләмнең кеше сәламәтлегенә йогынты ясавын белделәр. Малайлар һәм кызлар «Күңелле микрофон», «Игелек агачы» күнегүләрен бик теләп башкардылар, логик мәсьәләләр чиштеләр.

Дәрес ахырында балалар игелекле эшләр һәм сүзләр буенча белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International