Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр буш вакытларын файдалы итеп уздыралар. Мәсәлән, балалар рәхәтләнеп «Күңелле рәссам» түгәрәгенә йөриләр, анда алар рәсем ясауның төрле техникалары белән танышалар. Шушы көннәрдә балалар «Кышкы бизәк» темасына эшләр башкардылар. Рәсем ясау эшчәнлеге бала шәхесенең һәрьяклап үсешенә уңай тәэсир итә. Моннан тыш, пумала һәм буяулар белән эшләү балаларга үз-үзләрен күрсәтергә ярдәм итә.

Социаль приютның өлкән тәрбияләнүчеләре музыка дәресләренә өстенлек бирәләр һәм гитарада уйнарга өйрәнәләр. Музыкаль инструментта уйнау яшүсмерләрдә музыкаль-иҗади эшчәнлеккә аңлы мөнәсәбәт, кыенлыкларны җиңәргә омтылыш үстерә, һөнәри ориентациягә ярдәм итә, ихтыяр көче тәрбияли.
Инде уйнарга өйрәнгән балалар төрле чараларда үз осталыкларын күрсәтәләр.