Минзәлә яшүсмерләре коммуникатив күнекмәләрен үстерә

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча «Яхшы үзгәрешләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина балигъ булмаган хезмәт алучылар белән коммуникатив белемнәр тренингы үткәрде. Чараның төп максаты аралашу күнекмәләрен, тыңлау, фикереңне әйтә белү, үз позицияңне дәлилләү һәм яклау сәләтен формалаштыру иде.

Яшүсмерләр «Невербаль контакт», «Кем син?», «Пыяла аша» күнегүләрен башкардылар. Тренингның теоретик өлеше барышында алар үз-үзләрен бәяләүне үстерү һәм үзләре турында тулы һәм төгәл күзаллауны формалаштыру өчен, башка кешеләр арасында яшәргә, рәхәтләнеп аралашырга, коммуникацияләр өчен теләсә нинди мөмкинлекне кулланырга өйрәнү бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр.

Чара ахырында һәр яшүсмер «Коммуникатив күнекмәләрне үстерү буенча киңәшләр» дигән буклет алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International