ЯҢАЛЫКЛАР


27
гыйнвар, 2021 ел
чәршәмбе

Кичә, 26 гыйнвар көнне, Алабуга районы «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм ата-аналар өчен «Чолганыштагы Ленинград» дигән мәгълүмати дәрес үткәрелде.

Социаль эш буенча белгеч Р. З. Вагыйзова һәм тәрбияче Ф. Ш. Закирова җитәкчелегендә Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт карамагындагылар рәсем ясау буенча мастер-класста катнаштылар. Онлайн-чараны «Старость в радость» Хәйрия фонды оештырды.

Минзәлә муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә стресска каршы тору, яшүсмерләрнең психик сәламәтлеген саклау һәм ныгыту буенча «Үзеңне тыңла һәм дөньяны танып белерсең» дигән программа тормышка ашырыла.


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

«Брайль әлифбасын тануның цифрлы чишелеше» проекты «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның World AI&Data Challenge халыкара конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Хезмәт тәрбиясе буенча «Хезмәт шатлык китерә» программасын тормышка ашыру кысаларында Мамадыш «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында хезмәт буенча инструктор А. Р. Галеев һәм өлкән төркем балалары кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр.

Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өлкәннәрне һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын һәм «Карау мәктәбе» технологиясен гамәлгә кертү кысаларында техник тернәкләндерү чараларын (таяклар, инвалид креслолары һ.б.) вакытлыча куллану өчен бирү башкарыла.

Балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын, хокукый аңын һәм шәхси куркынычсызлыгын үстерү буенча «Үзебезне һәм дөньяны яклыйбыз» программасы кысаларында Минзәлә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә белән эшләү белгече Наталия Кудряшова балигъ булмаган социаль хезмәтләр алучылар белән «Безгә законнарны ни өчен белергә кирәк?» дигән дәрес уздырды.

Көн җылыту һәм түбәләрдән кар төшү сәбәпле, шәхси секторда яшәүче күп кенә социаль хезмәт алучылар кар тоткынында калды. Биектау районында аларга ярдәмгә «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре килде.

Гаризалар 2021 елның 22 гыйнварыннан 5 февраленә кадәр кабул ителә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International