Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган җыелышта оешманың 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар.
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әфганчы дуслар очрашуы булып узды. Интернат-йортта яшәүче Юрий Кабанов янына бергә хезмәт иткән дусты Марсель Вәлиәхмәтов килде.
5 нче февраль көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Бизәкле яулык» дигән иҗади эш үткәрделәр. Дәрес балаларны халык иҗаты белән таныштыруга, туган як традицияләренә сак караш тәрбияләүгә, иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.
Узган сишәмбедә Әлмәт муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
2021 елда Росконгресс Фонды үзенең электрон ресурслары базасында (сайтлар, YouTube-каналлар һәм социаль челтәрләр) бизнес, сәясәт һәм җәмгыять, фән һәм технологияләр, сәяхәтләр, автомобильләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек, гастрономия, балалар контенты юнәлешләре буенча 10га кадәр яңа медиаактив формалаштыра. Аларның гомуми актив аудиториясе 1 млн артык кеше тәшкил итәчәк.
Балачак унъеллыгының төбәк программасын тормышка ашыру кысаларында 4 нче февраль көнне Бөгелмә районы «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Доктор Айболит киңәшләре» дип исемләнгән спорт сәгате узды.
Быел Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү буенча эш дәвам итә.
Мамадыш районындагы «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Пушкин һәм Россиянең киләчәге» Гомуммилләт конкурс-ассамблеясында катнаштылар. Конкурс җәмәгать эшлеклесе, нәфис сүз остасы Л. А. Полозова истәлегенә багышланган.
Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 5 февральдә балалар күңел ачу чарасында катнаштылар. Ул балаларның кышын урамда аларны сагаларга мөмкин булган куркынычлар турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.
Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм «Безнең куллар тик утырыр өчен түгел» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар милли киемнәре белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.