2021 елда Росконгресс Фонды үзенең электрон ресурслары базасында (сайтлар, YouTube-каналлар һәм социаль челтәрләр) бизнес, сәясәт һәм җәмгыять, фән һәм технологияләр, сәяхәтләр, автомобильләр, мәдәният, спорт, сәламәтлек, гастрономия, балалар контенты юнәлешләре буенча 10га кадәр яңа медиаактив формалаштыра. Аларның гомуми актив аудиториясе 1 млн артык кеше тәшкил итәчәк.
Фондның медиа проектлары Россия регионнарының инвестицион, сәнәгать, туристлык һәм белем бирү потенциалын алга этәрүгә юнәлдерелгән.
Төп медиапроектлар:
Заводтагы блогер;
АвтоБлогерШоу;
Россия ачабыз.
Росконгресс Фонды тарафыннан сайлап алынган перспективалы инновацион компанияләр төбәк бизнесына шактый ярдәм итә ала. Алар арасында:
Motivity – оешмаларда талантлар белән идарә итү системасы (персоналның җәлеп итүчәнлеген арттыра һәм эшсезлекне киметә);
Enreport – сәнәгать производстволарында электр энергиясен куллануны оптимальләштерү өчен платформа;
Escape-Tech – конфиденциаль сөйләшүләр өчен мессенджер.
Проектларның һәрберсе турында тулырак мәгълүматны менеджер Майорова Виктория Викторовнадан алып була (тел.: +79213473109, victoria.mayorova@roscongress.org).