Узган сишәмбедә Әлмәт муниципаль районында балигъ булмаган балалар тәрбияләүче гаиләләргә алиментлар түләтү мәсьәләләре буенча бердәм хокукый ярдәм көне үткәрелде.
Хокукый ярдәм сорап бу көнне элеккеге ирләре балигъ булмаган балаларына алимент түләмәгән өч хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аларның барысына да консультация ярдәме күрсәтелде, килеп туган проблемаларны хәл итү юллары тәкъдим ителде.
Гражданнарга адвокат Марина Җиһангирова, Әлмәт шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры урынбасары Людмила Мирвалиева, «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе юрисконсульты Эльвира Юнысова консультацияләр бирде.