Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы һәм «Безнең куллар тик утырыр өчен түгел» социаль проектын тормышка ашыру кысаларында Кукмараның «Шәфкать» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Татар милли киемнәре белән танышу» дигән танып-белү дәресе узды.
Балалар игътибарына тематик презентация һәм «Идел буе курчаклары» дигән күргәзмә тәкъдим ителде. «Халык костюмы – ул мәдәниятнең үзенчәлекле элементы, аның байлыгы. Аңа гореф-гадәтләр, буыннар тарихы салынган», – дип сөйләде балаларга чараны оештыручы белгеч.
Мондый дәресләр балаларның республика территориясендә яшәүче халыклар турында күзаллауларын киңәйтә, гореф-гадәтләр, милли орнамент белән таныштыра, иҗади сәләтләрен үстерә.