Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулу уңаеннан Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында әфганчы дуслар очрашуы булып узды. Интернат-йортта яшәүче Юрий Кабанов янына бергә хезмәт иткән дусты Марсель Вәлиәхмәтов килде.
Очрашу кунак бүлмәсендә узды. Дуслар бик җылы аралаштылар, үткән тормыш турында сөйләштеләр, Әфганстанда хезмәт итүләрен, дусларын искә төшерделәр. Кунак Юрий Анатольевичка күчтәнәчләр, фотоальбом алып килгән иде.
Китәр алдыннан Марсель Вәлиәхмәтов хезмәттәшләре исеменнән аларның дусларын кайгыртулары өчен интернат-йорт хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.