Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү кысаларында өлкәннәрне барлау

2021 елның 5 феврале, җомга

Быел Кукмара муниципаль районының «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын кертү буенча эш дәвам итә.

Февраль аенда район үзәк хастаханәсе гериатры һәм учреждение белгече хезмәтләр алучы дүрт кеше янына барып кайттылар. Белгечләр Олыяз һәм Вахитов кебек ерак авылларда булдылар. Визит барышында медицина тикшерүе, комплекслы гериатрик бәяләү үткәрелде, ул өлкән кешенең барлык ресурсларын һәм психоэмоциональ халәтенең йомшак якларын ачыклый.

Комплекслы үзәк белгече өлкән яшьтәге гражданның (инвалидның) торак урынын адаптацияләү мәсьәләсе буенча кабат консультация үткәрде. Инвалид креслосында булган өлкәннәрнең туганнарына урамга чыгарга һәм саф һава суларга комачаулаучы биек бусагаларны юк итәргә кирәклеге турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International