ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2021 ел
сишәмбе

Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен чираттагы уку сәгате финанс грамоталылыгына багышланган иде.

Кичә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм технологияләр көненә багышланган чара узды. Аны учреждение тәрбиячесе В. Ф. Зарипова үткәрде.

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Серле космос» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара «Почемучки» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Менделеевск районы «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә 2021 елдан яңа социаль хезмәт күрсәтелә. Ул тормыш эшчәнлеге чикләнгән хезмәт алучыларның коммуникатив потенциалын арттыруга юнәлгән.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге юбилярларны туган көннәре белән котлау традициясен дәвам итәләр.


8
февраль, 2021 ел
дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Һөнәри юнәлеш бирү эшен оештыру тәрбия эше структурасында мөһим юнәлеш булып тора, һәм ул тәрбияләнүчеләрнең һөнәри үзбилгеләнеше мәсьәләләрендә социаль гарантияләрне тәэмин итүгә юнәлдерелгән.

3-8 февральдә Казанда спортның кышкы төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды.

Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге Карау мәктәбендә дәресләр узды. Чаралар бавыр авырулары вакытында дәвалау туклануына, рациональ туклануның төп принципларына, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану күнекмәләренә, гигиена процедураларын үткәрү күнекмәләренә багышланган иде.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп хәбәр итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International