Алабуга интернат-йортында 2021 елга перспективалар билгеләнде

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында узган җыелышта оешманың 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга планнар турында фикер алыштылар.

Хезмәт коллективы белән очрашуда Алабуга муниципаль районы башлыгы, Алабуга шәһәре мэры Рөстәм Нуриев, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Яһудина, шулай ук район социаль яклау бүлеге мөдире Светлана Прохорова катнашты.

Җыелыш интернат-йорт директоры Кирилл Мокшинның 2020 елдагы эшчәнлек турындагы докладыннан башланды. Ул билгеләп үткәнчә, социаль-педагогик, социаль-психологик һәм социаль-көнкүреш хезмәтләре күрсәтү, мәдәни-ял эшчәнлеген оештыру өчен төрле технологияләр һәм методикалар кулланыла: фин йөреше, хатирәләр терапиясе, китап терапиясе, хобби-техника, бәйләү, модульле оригами, бию терапиясе, компьютер грамоталылыгы нигезләре һ. б. Яшәүчеләр өчен 10 түгәрәк эшли.

2020 елдан интернат-йорт «Демография» милли проекты кысаларында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү чараларында катнашучы оешмалар арасына керде.

Узган ел тирә-юнь төзекләндерелде, фасадның бер өлеше, 2 һәм 3 кат коридорлары, яшәүче һәм персонал бүлмәләре ремонтланды, ишегалдында урам утлары яңартылды һ. б. «Бу уңышларның барысы да хезмәт коллективының көндәлек тырыш хезмәте, Алабуга районы администрациясе, республика хөкүмәте ярдәме белән мөмкин булды», – дип ассызыклады интернат-йорт директоры.

Рөстәм Мидхәт улы хезмәткәрләргә ел дәвамында авыр хезмәтләре, изоляция режимында фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде, шулай ук 2021 елга эш планнары турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International