«Кояшкай»да тәрбияләнүчеләргә урамда куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр

2021 елның 5 феврале, җомга

Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 5 февральдә балалар күңел ачу чарасында катнаштылар. Ул балаларның кышын урамда аларны сагаларга мөмкин булган куркынычлар турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлдерелгән иде.

Балалар суыкта ничек дөрес һәм тиз җылынырга кирәклеген белделәр. Шулай ук аларга түбә һәм боз сөңгеләре астында йөрү куркынычлыгы, бозлы буага яки елгага чыгарга һәм шартлаткыч шартлатырга ярамаганлыгы турында сөйләделәр. Уйламый эшләнгән гамәлләрнең ни дәрәҗәдә аянычлы булуын аңлату өчен, катнашучыларга «Смешарики» мультсериалының тематик серияләре күрсәтелде.

Соңыннан балалар актлар залында импровизацияләнгән хоккейда ярыштылар. Музыкаль җитәкче тарафыннан оештырылган чара биюләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International