«Астра» тернәкләндерү үзәгендә иҗади эш уздырдылар

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

5 нче февраль көнне Алабуга «Астра» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбиячеләр «Бизәкле яулык» дигән иҗади эш үткәрделәр. Дәрес балаларны халык иҗаты белән таныштыруга, туган як традицияләренә сак караш тәрбияләүгә, иҗади сәләтләрен үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Чара барышында балалар павлосад яулыгы тарихын белделәр, халык костюмнары рәсемнәрен карадылар. Аннан соң алар бизәкле яулык ясарга булдылар: төсле кәгазь, клей һәм буяулар ярдәмендә балалар үзләренең матур яулыкларын ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International