«Веста» үзәге белгече балалар белән космос турында дәрес үткәрде

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге хезмәт буенча инструкторы Ирина Кожевникова «Серле космос» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Чара «Почемучки» программасын тормышка ашыру кысаларында оештырылды.

Дәреснең максатлары: балавыз акбур һәм гуашь белән эшләү күнекмәләрен камилләштерү, космос турында күзаллауларны киңәйтү, кызыксынучанлыкны, пөхтәлекне үстерү.

Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 10 бала, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Дәрес башында инструктор балалардан космос турында нәрсә белүләрен сорады, ә аннары атаклы галимнәр һәм космонавтлар турында сөйләде. Балалар планеталарның атамаларын, аларның санын һәм күләмен искә төшерделәр, метеоритлар, йолдызлар турында белемнәрен яңарттылар.

Дәреснең гамәли өлешендә инструктор балаларга космик киңлекне ничек күзаллауларын ясарга тәкъдим итте. Мөмкинлекләре чикле балаларга белгеч космик темага әзер трафаретлар кулланырга тәкъдим итте, бу биремнең үтәлешен шактый җиңеләйтте. Уртак эш, бер-береңә ярдәм итү дәрестә катнашучыларны берләштерде, кәефкә һәм хисләргә уңай йогынты ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International