«Кояшкай» тернәкләндерү үзәгендә төрле тәҗрибәләр уздыралар

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Кичә Яр Чаллының «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә Фән һәм технологияләр көненә багышланган чара узды. Аны учреждение тәрбиячесе В. Ф. Зарипова үткәрде.

Чара тәрбияченең дөньякүләм танылган галимнәр М. В. Ломоносов, Д. И. Менделеев, К. Э. Циолковский, С. П. Королев турында кызыклы хикәясеннән башланды. Шулай ук катнашучыларга автомобильләрнең яңа модельләре, «КамАЗ» заводының җиңүләре турында слайдлар һәм видеоматериаллар күрсәтелде.

Аннары балалар тәрбияче белән бергә су, кәгазь белән кызыклы тәҗрибәләр үткәрделәр.

Чарада 26 бала һәм ата-ана катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International