«Теплопрогресс» ҖЧҖ хезмәт хакы буенча бурычларын кайтарды

2021 елның 8 феврале, дүшәмбе

ТР Хезмәт, халыкны эш белән белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы дәүләт һәм җирле үзидарә органнары, контроль-күзәтчелек, хокук саклау, салым органнары белән берлектәге эшчәнлеген дәвам итә. Бу хезмәттәшлек эш кешеләренең хезмәт хокукларын саклауны, атап әйткәндә, тулы хезмәт хакын үз вакытында бирдертүдән гыйбарәт.

Республика халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү ведомствоара комиссиясе һәм республиканың социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү комиссиясе карамагындагы хезмәткә түләү, керем һәм халыкның яшәү дәрәҗәсе буенча координация советы катнашында Татарстан предприятияләрендә хезмәт хакы бурычлары кайтарыла. Казан шәһәре предприятиесендә хезмәт хакы буенча бурыч түләнде.

Шулай итеп, «Теплопрогресс» ҖЧҖ 1 хезмәткәр алдындагы гомуми 48,8 мең сумлык бурычын түләде.

Әлмәт муниципаль районының «Басма – Инжиринг» ҖЧҖендә хезмәт хакы буенча бурыч өлешчә капланган. Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять 3 хезмәткәргә 60 мең сум акча түләде.

Казан шәһәренең «Гертек» ҖЧҖ 1 хезмәткәргә 198 мең сум түләп, шулай ук бурычларын өлешчә кайтарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International