Әлмәт районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендәге Карау мәктәбендә дәресләр узды. Чаралар бавыр авырулары вакытында дәвалау туклануына, рациональ туклануның төп принципларына, тернәкләндерүнең техник чараларын куллану күнекмәләренә, гигиена процедураларын үткәрү күнекмәләренә багышланган иде.
Дәресләрдә 7 караучы, 10 социаль хезмәткәр, аз хәрәкәтләнүче һәм мобиль булмаган туганнарын караучы 6 кеше катнашты.
«Кайгырту» үзәге Карау мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә алалар: Әлмәт ш., К. Цеткин ур., 54А й., 210 нчы кабинет. Белешмәләр өчен телефон: (8553) 32-45-56, 32-07-15.