Бөгелмә районында «Ялкын» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен чираттагы уку сәгате финанс грамоталылыгына багышланган иде.
Волонтерлар Зиятдиновлар ярдәме белән приютта китап киштәләре Бодо Шеферның «Мани, или Азбука денег» дигән яңа китаплары белән тулыланды. Укучылар көн саен кыз һәм аның Мани кушаматлы эте турындагы китаплардан өзекләр укыйлар, уңышка ирешү өчен яңа юллар белән танышалар. Шулай итеп, малайлар һәм кызлар инде күңелеңә хуш килгән эш белән шөгыльләнергә кирәклеген, шулай ук уңышның очраклы түгел, ә җентекле эш нәтиҗәсе икәнлеген белделәр.