«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында Бөгелмә районы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре өлкән яшьтәге юбилярларны туган көннәре белән котлау традициясен дәвам итәләр.
8 февральдә тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол хатыны Лидия Павловна Аверьянова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бөтен хезмәт эшчәнлеген ул туберкулез диспансерында шәфкать туташы булып эшләүгә багышлый.
2016 елдан Лидия Павловна өйдә социаль хезмәтләр ала, аңа социаль хезмәткәр Рәйфә Кәлимуллина хезмәт күрсәтә.
Әбине юбилее белән котларга аның туганнары һәм якыннары килгән иде.