3-8 февральдә Казанда спортның кышкы төрләре буенча Махсус Олимпиаданың Бөтенроссия Спартакиадасы узды.
Ярышларда Россиянең 36 субъектыннан 600 атлет катнашты. Аларга 6 спорт төрендә ярышырга туры килде: кар чаналарында йөгерү, тау чаңгысы спорты, чаңгы ярышлары, сноуборд, фигуралы шуу һәм шорт-трек.
Махсус Олимпиаданың сынау уеннары Татарстан башкаласының дүрт спорт объектында узды: «Буревестник», «Локомотив», «Свияжские холмы» һәм Спорт сарае.
Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адель Мөбәрәкшин 6 февральдә Спорт сараенда узган тимераякта шуу спорты буенча ярышларны ачу тантанасында катнашты. Министр урынбасары шулай ук кар чаналарында йөгерү буенча ярышларда призерларны һәм катнашучыларны бүләкләү тантанасында катнашты.

Бөтенроссия Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча 2022 елгы Уеннарда чыгыш ясаячак Россия җыелма командасы формалашты. Милли команда составына Татарстаннан 10 спортчы керде, тагын 8 кеше резерв составта санала.
Тулырак мәгълүмат биредә урнаштырылган >>.
Спартакиада нәтиҗәләре белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://sokazan2022.com/invitationalgames/results/ru.
Фото чыганагы: Махсус Олимпиаданың рәсми сайты