«Изгелек» үзәгендә традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәге психологы Чулпан Галләмова социаль хезмәт алучылар өчен традицион булмаган рәсем техникасы буенча мастер-класс үткәрде. Чара кулларның вак моторикасын, иҗат һәм фантазияне үстерүгә юнәлдерелгән иде.

Пумала урынына теш чистарту өчен таякчыклар кулланып, катнашучылар бирелгән темага рәсемнәр ясадылар. Соңыннан алар бергәләп иҗади эшчәнлекләренең нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Чарада барлыгы алты кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International