Ярлылыкны җиңү механизмы буларак социаль контракт: Лениногорскида мәгълүмати сәгать үткәрделәр

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

«Демография» милли проектының максатчан күрсәткечләренә ирешү буенча чаралар кысаларында 8 нче февральдә Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече «Ярлылыкны җиңү механизмы буларак социаль контракт» дигән темага мәгълүмати сәгать үткәрде. Чарада сигез кеше катнашты.

Лилия Зарифуллина социаль контрактны нинди юнәлешләр буенча төзергә мөмкин булуы турында сөйләде, аны рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар исемлеге белән таныштырды, шулай ук алынган акчаларны нәрсәгә кулланырга мөмкин булуы турында аңлатты. Катнашучылар үзләрен кызыксындырган барлык сорауларга җаваплар алдылар.

Чара гражданнарга социаль контракт нигезендә дәүләт социаль ярдәмен төзү мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерүгә юнәлдерелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International