12 нче социаль участокта Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Диләрә Борисова Россиядә фән һәм технологияләр елына багышланган төркемле дәрес үткәрде. «Фәнгә таба юлда» дигән чарада 15 балигъ булмаган бала катнашты.
Дәрес белгечнең Россия фәне көне барлыкка килү тарихы һәм күренекле кешеләр турында сөйләвеннән башланды. Аннан Диләрә Борисова балалар белән «Барысын да белергә телим» дигән интеллектуаль викторина үткәрде. Өч командага бүленеп, балалар белгечнең сорауларына җавап бирделәр. Сорауга дөрес җавап биргән команда смайлик алды. Викторина ахырында смайликларны санау юлы белән җиңүче билгеләнде.
Әлеге чара балигъ булмаганнарның танып-белү активлыгын үстерүгә, предметларны өйрәнүгә кызыксыну уятуга, шулай ук коллективлык һәм гражданлык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.