Казанлылар өчен Һөнәрләр шәһәренә гаилә экскурсиясе оештырдылар

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре, «Светлячок» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге һәм КидСпейс гаилә күңел ачу үзәге ярдәмендә, социаль хезмәт күрсәтүдә торучы балалы гаиләләр өчен Һөнәрләр шәһәренә хәйрия экскурсия оештырдылар.

Чараның максатлары: гаилә ялын оештыру, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, балигъ булмаганнарны заманча һөнәрләр белән таныштыру.

КидСпейс балалар шәһәрендәге дәресләр – ул уен һәм иҗатның уникаль форматы, мавыктыргыч экспериментлар һәм искиткеч хисләр. Чарада катнашучылар үзләрен төрле һөнәрләрдә сынап карый алдылар, күп кенә кызыклы фактлар белделәр, фәнни һәм танып-белү станцияләрендә булдылар.

Мондый гаилә чаралары балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен яхшырту өчен яхшы стимул булып кына калмый, ә балигъ булмаганнарга үз-үзләрен танып белергә, киләчәктә һөнәр сайларга да ярдәм итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International