«Чагылыш» төркемле дәресләр циклы кысаларында Казан шәһәренең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече психологик иминлек атмосферасын булдыруга юнәлдерелгән дәрес үткәрде.
Гаиләләре эчендә низаглары булган балалар һәм яшүсмерләрдә еш кына мөстәкыйль рәвештә чишеп булмый торган хәлләр килеп чыга. Балаларны стресслы хәлләрдән чыгу юллары белән таныштыру, эмоциональ халәтне яхшырту, борчылу дәрәҗәсен киметү өчен, психолог «Позитив уйлар» дигән интерактив әңгәмә үткәрде. Аннан соң балигъ булмаган балалар «Пәрәвез» дигән терапия трансформация уенында катнаштылар, ул үз хисләреңне аңлауга, чикләр коруга, конструктив үз-үзеңне тоту ысулларын формалаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук балаларга «Балалар ышаныч телефоны» хезмәте эше турында сөйләделәр.
Дәрес балигъ булмаганнарның эчке ресурсын ачуга, гаеп хисен киметүгә, психологик чикләрне билгеләүгә, эмоциональ торышын яхшыртуга ярдәм итте.