Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Сафия Ганиева валентинкалар ясау буенча мастер-класс үткәрде. Чарада көндезге бүлекчәдә социаль хезмәт алучы җиде кеше катнашты.
Гашыйклар көне алдыннан белгеч реабилитантларга бу бәйрәмнең тарихы, аны төрле илләрдә ничек билгеләп үтүләре турында сөйләде. Аннары катнашучылар открыткалар әзерләүгә кереште. Кайчы, кәгазь, төрле детальләр белән эшләү кулларның вак моторикасын һәм иҗади күзаллауны үстерергә ярдәм итте.
Чара ахырында әзер валентинкалардан күргәзмә ясадылар.
