Яңа Савин районындагы вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 75 кеше катнашты

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

8 нче февраль көнне Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез һәм эш эзләүче гражданнар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе уздырды. Үз вакансияләрен «Элекон заводы» АҖ һәм «ЖКХ Инвест Плюс» ҖЧҖ тәкъдим итте.

Эш эзләүчеләргә түбәндәге белгечлекләр буенча эш урыннары тәкъдим ителде: хезмәтне оештыру һәм нормалаштыру буенча әйдәп баручы инженер, инженер-технолог, инженер-конструктор, участок мастеры, маркетолог, склад мөдире, шлифовщик, пластмасса эшләнмәләр пресслаучы, киң профильле станоклар операторы, токарь, җыештыручы, урам себерүче һ. б.

Вакансияләр ярминкәсендә 75 кеше, шул исәптән 68 хатын-кыз катнашты. Килүчеләр вакансияләр турында кирәкле мәгълүмат алдылар, мәшгульлек үзәге белгечләреннән хезмәт һәм мәшгульлек, һөнәри белем бирү һәм яңадан укыту мәсьәләләре буенча консультацияләр алдылар.

26 эшсез кеше эшкә юллама алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International