Минзәлә интернат-йорты хезмәткәрләре белән профилактик әңгәмә үткәрделәр

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

16 февраль көнне Минзәлә картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Стоп, коронавирус!» темасына профилактик әңгәмә булып узды. Чараны өлкән шәфкать туташы Р. А. Гәрәева үткәрде.

Хезмәткәрләргә яңа коронавирус йогышының җитди нәтиҗәләре, куркынычсызлык чаралары, үз сәламәтлегеңә сакчыл караш һәм иммунитетны ныгыту кирәклеге турында искәрттеләр. Шулай ук шәфкать туташы чарада катнашучыларга вакцинация үткәрү мөмкинлеге турында сөйләде һәм хезмәткәрләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Соңыннан интернат-йорт хезмәткәрләре Covid-19 профилактикасы буенча белешмәлекләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International