15 нче февральдә Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре, Балачак унъеллыгы чараларының төбәк планын үтәү кысаларында, туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар. Чарада социаль хезмәт алучы балалар катнашты.
Мамадыш районы Әфган җирендә 10 улын югалткан, аларның исемнәре истәлекле ташта язылган, анда һәлак булганнар истәлегенә һәрвакыт чәчәкләр куела. Балалар Әфган сугышының төп чорлары турында белделәр, тематик күргәзмә экспонатларын карадылар. Шулай ук алар хәрби киемнәр һәм арсенал белән таныштылар.