«Тыныч балачак» программасын тормышка ашыру кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Ышанычлы һәм ышанычсыз үз-үзеңне тотыш» дигән темага тренинг үткәрде.
Әлеге чара үз-үзеңне тоту стратегияләренә һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең басымына каршы торуның төрле ысулларына өйрәтүгә юнәлдерелгән иде. Тренингның төп бурычлары – ышаныч хисен үстерү һәм үз-үзеңә югары бәя бирүне арттыру.
Тренингта бер балигъ булмаган социаль хезмәт алучы бала һәм бер әни катнашты. Алар белән ышанычлы, ышанычсыз һәм агрессив тотыш билгеләре һәм сәбәпләре турында фикер алыштылар, психологик басым ситуацияләрендә үз-үзеңне тотуның иң уңышлы стратегияләрен карадылар. Шулай ук психолог катнашучыларга «Пәрәвез» тета-уенын тәкъдим итте.