Яшел Үзәннең мәшгульлек үзәгендә булачак эшмәкәрләр белән очрашу узды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

12 нче февраль көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге базасында үз эшен ачарга теләгән эшсез гражданнар өчен «Эшсездән – эшмәкәргә» дигән коворкинг-мәйданчык оештырылды. Очрашуда үз эшен ачарга һәм бизнес-планны тормышка ашыруга бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме алырга теләгән эшсез гражданнар катнашты.

Эш бирүчеләр белән эшләү һәм мәшгульлек программалары бүлеге башлыгы Елена Власова булачак эшмәкәрләргә мәшгульлек үзәге тарафыннан үз эшләрен ачарга теләгән гражданнарга күрсәтелә торган хезмәт төрләре, шәхси эшмәкәр яисә юридик зат сыйфатында теркәлгәндә бер тапкыр бирелә торган финанс ярдәме күрсәтү тәртибе, бизнес-план төзү нечкәлекләре турында сөйләде.

Чарада шулай ук Федераль салым хезмәтенең ТР буенча 8 нче номерлы районара инспекциясе башлыгы урынбасары Артем Хәлиуллин катнашты. Ул салым системасын сайлау буенча киңәшләр, хисап бирү сроклары мәсьәләләре буенча консультацияләр бирде, шулай ук салым инспекциясендә исәпкә кую тәртибе турында сөйләде.

Барлык катнашучылар да үткәрелгән чараның форматы белән канәгать калдылар һәм аңа уңай бәя бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International