Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Теләче муниципаль районында «Чишмә» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Ф. Т. Гайнетдинова, Л. З. Хөсәенова волонтерлар белән берлектә «Аларның исемнәре безнең йөрәкләрдә» дигән акция уздырдылар. Чара совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгару көненә багышланган иде.

Традиция буенча бу көнне паркта тантаналы чара узды. Тантанада катнашкан сугышчылар хатирәләре белән уртаклаштылар. Мемориал янында чәчәкләр салу тантанасы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International