Зәй районы укучылары мактаулы ветераннар белән очрашты

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

15 нче февраль көнне Зәй районы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Сугышчан туганлык» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе ветераннары белән берлектә сугышчы-интернационалистлар белән очрашу оештырдылар. Чара 6 нчы урта мәктәп базасында узды.

Балалар Әфган сугышы турында документаль фильм карадылар. Мөхтәрәм кунаклар балаларга үзләре, тормыш юллары турында сөйләделәр, хезмәт турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар, шулай ук яшь буынны яхшы укырга, Ватанны яратырга һәм якларга өндәделәр.

Әфган вакыйгаларында катнашучылар белән әңгәмә балаларда зур кызыксыну уятты. Соңыннан яшүсмерләр кунакларга сораулар бирә һәм хөрмәтле ветераннар белән фотога төшә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International