2022 елгы Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарын үткәрүгә әзерлек кысаларында бүген Казанның «Солнечный» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Спорт экспрессы» чарасы узды.
Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең адаптив физик культура һәм тормыш иминлеге кафедрасы студентлары үзәк карамагындагылар белән уеннар һәм ярышлар үткәрделәр, аларда шулай ук ата-аналар да катнашты.
Россия Махсус Олимпиадасының Татарстан республика бүлеге хезмәткәрләре ата-аналар белән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр, аларны Олимпиада мөмкинлекләре белән таныштырдылар, шулай ук сәламәтлекләре чикләнгән балалар белән шөгыльләнү буенча киңәшләр бирделәр.
