Алабуга интернат-йорты тормышыннан бер көн

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре монда яшәүчеләр вакытларын кызыклы һәм файдалы итеп үткәрсен, дип тырышалар. Һәр иртә учреждениедә фитнес-тренер Полина Анисимова дистанцион форматта үткәрә торган сустав гимнастикасыннан башлана. Дәресләрдә катнашучылар саны акрынлап арта бара, чөнки өлкәннәр үз сәламәтлекләрен саклауның мөһимлеген аңлыйлар.

Зарядкадан соң – аз мобильле яшәүчеләр белән бию терапиясе, ә аннары интернат-йортта төрле күңел ачу, танып-белү, спорт чаралары үткәрелә.

Кичә интернат-йортта Ржевск өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүче Виталий Темников белән шахмат буенча онлайн-турнир узды. Уен бер сәгатьтән артык барды. Җиңүне Алабуга егете Альберт Бекмухамедов яулады, ул стационар учреждениеләр арасында республика шахмат турнирларында җиңүче.

Сәнгать сөючеләр «Старость в радость"» Хәйрия фондыннан «Репин – бөек рус рәссамы» онлайн-вебинарында катнаштылар.

Көннең икенче яртысында «Лейся, песня» түгәрәге эшли башлады. Өлкәннәр бик теләп киләсе бәйрәмнәргә яңа җырлар өйрәнделәр.

Шул ук вакытта интернат-йорт психологы аз хәрәкәтләнүче кешеләр белән индивидуаль дәресләр үткәрде: кемнедер планшет белән файдаланырга өйрәтте, кемдер белән хатирәләр терапиясе үткәрде.

Көн «М. Җәлилне төрле телләрдә укыйбыз» төбәкара акциясендә катнашу өчен видеороликлар яздыру белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International