Лениногорскиның социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» проектын тормышка ашыру дәвам итә

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

«Сугыш хатын-кыз йөзле түгел...» социаль проекты кысаларында «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре үз карамагындагы әбине туган көне белән котладылар. Тыл хезмәтчәне Татьяна Байрембаевна Николаева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

«Сугыш башланганда миңа 10 яшь иде. Авылдан барлык ир-атларны да армиягә алдылар. Иртәдән кичкә кадәр хатын-кызлар да, балалар да колхозда эшләде. Әти сугышта яраланды һәм бераздан вафат булды. Безнең әни дүрт бала белән ялгызы калды. Әнигә бик авыр булды, шуңа күрә мин 12 яшемдә торф эшкәртү эшенә киттем», – дип күз яшьләре белән искә ала Татьяна Байрембаевна.

Кичергәннәренә карамастан, әби тормышына сөенеп яши, җырлар җырлый, беркайчан да моңсуланмый һәм һәрчак оптимист булып кала. Истәлекле бәйрәме белән аны социаль хезмәткәрләр генә түгел, ә 13 нче Территориаль иҗтимагый үзидарә рәисе урынбасары Т. М. Сергеева һәм «ТМС-Буровой Сервис» ҖЧҖ Ветераннар советы рәисе А. М. Яшкузина да котладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International