«Исток-Башлангыч» үзәге ата-аналар белән виртуаль түгәрәк өстәл үткәрде

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

16 февраль көнне Лениногорск районының «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Безнең балалар яклауга мохтаҗ» дигән темага виртуаль түгәрәк өстәл узды. Чараны гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагогы Гөлнара Пряничникова һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУның район профилактика бүлеге начальнигы Зөлфия Рахманова оештырдылар.

Түгәрәк өстәлдә социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр катнашты. Ата-аналарга юл йөрү кагыйдәләрен үтәү балаларның тормышын һәм сәламәтлеген саклауда төп факторларның берсе булуын тагын бер кат искә төшерделәр. Түгәрәк өстәлне оештыручылар юл йөрү кагыйдәләрен һәм юл хәрәкәте иминлеге нигезләрен мөмкин кадәр иртәрәк өйрәнә башларга кирәклеген аңлаттылар. Баланы кагыйдәләргә өйрәтер өчен, өлкән кеше үзе дә аларны яхшы белергә һәм юлда кагыйдәләрне бозмаска тиеш.

Соңыннан катнашучыларга тәүлекнең караңгы вакытында юлда күренеп торырга мөмкинлек бирә торган яктылыкны кире кайтаручы элементлар тагуның нәтиҗәлелеге турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International