Яңа Савин районында «Бар да мәхәббәттән башлана» дигән дәрес узды

2021 елның 17 феврале, чәршәмбе

«Хыял иле» клубы кысаларында Казанның Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Бар да мәхәббәттән башлана» дигән төркемле дәрес уздырдылар. Әлеге чарада социаль хезмәт алучы аз тәэмин ителгән һәм күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган балалар катнашты.

Дәрес барышында балалар белән гаиләгә, дусларга, үз-үзеңә карата мәхәббәт кыйммәте турында интерактив әңгәмә үткәрелде. Чараның иҗади өлешендә балигъ булмаган балалар йөрәк рәвешендәге 3D-открыткалар ясадылар, анда туганнары һәм якыннары өчен җылы теләкләрен яздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International