Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә көндезге бүлекчәнең мәдәни оештыручысы Людмила Пинчук социаль хезмәт алучылар өчен «Русское лото» уенын үткәрде. Бу уенны һәркем белә, һәм ул логик фикерләүне, игътибарлылыкны үстерү өчен менә дигән ысул булып тора.
Тернәкләнүчеләр яраткан өстәл уенын уйнап кына калмадылар, «Русское лото» тарихы турында да белделәр. Шулай ук һәркем үзен алып баручы итеп тоя алды.
Чарада социаль хезмәт алучылар арасыннан барлыгы җиде кеше катнашты.