«Гармония» үзәгендә мәдәни гореф-гадәтләр турында чаралар уздырылды

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Буа муниципаль районындагы «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре шул уңайдан төрле чараларны тормышка ашыруга актив керештеләр.

Шулай итеп, өйдә социаль хезмәт алучылар өчен тематик дәресләр үткәрелде. Әңгәмә барышында төбәкнең үзенчәлеге һәм кабатланмаслыгы, халыклар дуслыгы, мәдәни традицияләр турында сөйләштеләр. Чара «Татарстан халыклары вәкилләренең туган теле, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре» дигән презентация белән үрелеп барды.

Чаралар Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү максатыннан оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International