1-28 нче февральдә «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә Карау мәктәбендә уку дәресләре узды. Алар социаль хезмәткәрләрне, караучыларны һәм туганнарны мобиль булмаган һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарны дөрес карауга өйрәтүгә юнәлдерелгән иде.
Дәресләрдә 15 караучы, 24 социаль хезмәткәр һәм 2 авыру кешенең туганнары катнашты. Алар «Бавыр авырулары очрагында дәвалау туклануы», «Өлкән кешеләрнең рациональ туклануының төп принциплары», «Техник тернәкләндерү чараларыннан файдалану күнекмәләренә өйрәтү» һ. б. темаларны өйрәнделәр.
Карау мәктәбендә бушлай белем алырга теләүчеләр Әлмәт шәһәре, К. Цеткин урамы, 54А йорт, 210 нчы кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итә алалар. Белешмәләр өчен телефон: 8 (8553) 32-45-56, 32-07-15.