Бүген Буа өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортына Россия студентлар отрядларының «Кар десанты» килде.
«Кар десанты» – яшьләр иреклеләр акциясе, ул үз эченә яшьләрне үстерүгә һәм тәрбияләүгә, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен формалаштыруга юнәлтелгән чаралар комплексын ала.
Менә инде өченче ел рәттән Буа ветеринария техникумы базасында оештырылган һәм төрле белгечлектәге яшьләрне берләштерүче «Батыр» студентлар отряды интернат-йортка килә. Бу юлы сигез егет учреждение территориясендә кар чистартуда ярдәм итте. Социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр яшьләргә ярдәм итүләре һәм өлкән буынга битараф булмаганлыклары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.