27 февраль көнне Мамадыш районының «Әтиләр советы» патриотик клубы үзенең беренче юбилеен – 5 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге дата уңаеннан Нократ елгасында балык тоту буенча турнир оештырылды. Анда «Өмет» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Бу чарада балалар боз борауларга, балык тотарга өйрәнделәр. 4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучысы О. А. Донсков балалар белән ату буенча дәрес үткәрде. Өлкәнрәкләр пневматик винтовка белән эш итү кагыйдәләренә өйрәнделәр, ярышларда катнаштылар.
Чара барышында барлык катнашучыларны да уха һәм солдат боткасы белән сыйладылар. Балыкчылыкта приютның 18 тәрбияләнүчесе катнашты. Бәйрәм ахырында балалар истәлекле бүләкләр алдылар.