27 февраль көнне Яшел Үзән шәһәрендә, «Маяк» спорт комплексы базасында, Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре Спартакиадасы зачетына чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 23 команда, шул исәптән Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.