26 февраль көнне «Тәтеш балкышы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында социаль хезмәт буенча белгеч Венера Янышева һәм психолог Римма Фазылова «Тормыш салават күпере» программасы буенча беренче төркемле дәрес үткәрделәр.
Арт-терапия дәресләрен күз алдында тоткан программа 5-10 яшьлек балалар өчен исәпләнгән. Аның максаты – балаларның иҗади потенциалын, фантазиясен, коммуникатив күнекмәләрен үстерү, төс терапиясе ярдәмендә үз-үзеңә ышанычны арттыру. Беренче дәрес балаларның төрле төсләр турында күзаллауларын киңәйтү һәм аларны аера белү сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән иде.